Һава – кеше, хайван һәм үсемлекләрнең тереклеге өчен кирәк булган, күбесенчә азот белән кислородтан торган җирнең атмосферасындагы газлар катнашмасы; Җирнең атмосферасы газларының табигый катнашмасы (катнашмада күпчелеге азот һәм кислород — 98-99 %; углекислый газ, су, водород һәм башкалар).
Һавадан инерт газлар алалар (гелий, неон, аргон, криптон, ксенон, радон).
Атмосфера һавасында азот – 78%, кислород – 21%, ә калган газлар барысы бергә нибары 1% тәшкил итә. Аларга углекислый газ, су пары, озон, гелий һ. б. газлар керә.